tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар китабы атналыгы
Балалар китабы атналыгы

Балалар китабы атналыгы

Балалар китабы атналыгы – барлык укучы балаларның бәйрәме. Тагы китапка гашыйк булган кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме дә.

Кадошкино районы үзәк китап-ханәсендә “Балалар китабы” атналыгы ачылган. Китапханә хезмәткәре Динара Идрис кызы Альмяшева балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләгән.

Аннары балалар уен программасында бик теләп катнашканнар: хәйләкәр табышмакларга җавап биргәннәр, яраткан әкиятләрен искә төшергәннәр. Балаларга кунакка “Китап патшабикәсе” килгән, бергә китап белән эш итү кагыйдәләре буенча “Әйе – Юк” уенын да уйнаганнар.

Атна дәвамында яшь укучыларны төрле чаралар көтә.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*