tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды
Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды

Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды

7 апрельдә Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды. Турнирны сәламләү сүзе белән һәм дога белән Димитровград Җәмигъ мәчете Имам-хатыйбы Ильяс Мөхетдинов ачып җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.

Ярышлар кысаларында Димитровград спортчылары көрәш осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Борец” спорт клубы белән берлектә оештырылды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Турнирда 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 60 тан артык бала катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*