tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәгариф тармагында хезмәт куючылар ифтар мәҗелесенә җыелдылар
Мәгариф тармагында хезмәт куючылар ифтар мәҗелесенә җыелдылар

Мәгариф тармагында хезмәт куючылар ифтар мәҗелесенә җыелдылар

7 апрель көнне “Мәгариф җәүһәрләре” оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды ярдәмендә Татарстанның хөрмәтле укытучылар гаиләләрен, мәгариф, тәрбия тармагында хезмәт куючыларны Бохара урамы 3 нче йорттагы ислам үзәгенең “Рамазан” ресторанына, 70 кешелек ифтар мәҗелесенә җыйдылар.

Лаеш, Биектау, Алексеевск, Балтач районнарыннан һәм Казаныбыздан 20 гаилә катнашуы, Гаилә елында сафларны барлау – нур өстенә нур булды.

Гаиләләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Ринатович Бөтендөнья татар конгрессының, Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләушә Хафизовна Татар гаиләсе фондының рәхмәт хатларын hәм бүләкләрен тапшырдылар. Мәгариф җәүһәрләре оешмасы җитәкчесе Нурия Таһировна юмарт күңелле иганәчеләребез китергән бүләкләрне тапшырды.

Журналист, матбугат ветераны Вәсилә ханым Рәхимова кунакларның дини белемнәрен барлап, викторина уздырып алды, призлар тапшырды. Шулай ук чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*