tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Милләтара Ифтар узды
Түбән Новгородта Милләтара Ифтар узды

Түбән Новгородта Милләтара Ифтар узды

Түбән Новгородның шәһәренең Хөсәин Фәезханов исемендәге ислам институты бинасында 26 март көнне II милләтара Ифтар узды. Быелгысын өлкә Диния нәзарәте булышлыгында төбәк татарларының милли-мәдәни һәм Азәрбайҗан автономияләре, Дагыстан һәм Карачай-Черкас якташлыклары, таҗиклар оешмасы оештырды.

Табынга утырганчы, чакырылган кунаклар түгәрәк өстәл янына җыелды. Милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре үз эшчәнлекләре белән таныштырды, ә дин әһелләре Рамазан аена багыш­ланган вәгазьләр, Ифтарны үткәрү традицияләре турында сөйләде.

Мәҗлес «Крокус Сити Холл» концерт залындагы коточкыч терактның корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу һәм аларның рухларына хәтем-дога кылу белән башланды.

Ифтарда өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, төбәк татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов, мөфти Равил Гайнетдинның Идел буе феде­раль округында вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов, Түбән Новгородның ислам институты ректоры Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов, Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, Автозавод районы администрациясе башлыгы Александр Нагин, Түбән Новгородның эчке эшләр бүлеге идарәсе җитәкчесе Олег Соко­лов, Автозавод районы полиция бүлеге җитәкчесе Михаил Осипов, «Россия халыклары Ассамблея­се» региональ бүлекчәсе, төбәктә яшәүче башка милләт автономияләренең вәкилләре, эшлекле партнерлар һәм активистлар катнашты.

“Барлык милләтләр һәм конфессияләр традицияләренә, мәдәниятенә үзара хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт – күпмилләтле Түбән Новгородның аерылгысыз өлеше”, – дип билгели Тимур Шәрәфетдинов.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*