tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баландыш авыл мәдәният йорты җыр – моңнан гөрләп торды
Баландыш авыл мәдәният йорты җыр – моңнан гөрләп торды

Баландыш авыл мәдәният йорты җыр – моңнан гөрләп торды

6 апрель кичендә Баландыш авыл мәдәният йорты клуб берләшмәләренең җыр – моңыннан шаулап торды. Искиткеч матур клуб сәхнәсендә, искиткеч матур коллективлар чыгыш ясап, авыл кичен ямьләндерделәр. Коллективлар чыгышыннан сәхнә бушап тормады дисәң дә, ялгыш булмас. Концерт  программасында бию коллективлары чыгышлары күп булды. Булмаслык та түгел, Баландыш авылы районыбызда беренче балалар бию коллективларын оештыручыларны сыйдырган  авыл ул. Балалар өчен аерым “Тамчы”, өлкәннәр өчен “Сәйлән”, “Бәйрәм”  берләшмәләре эшләп килүе шул турыда сөйлидер. Ә куп еллык тарихы булган “Нәркиз” бию колллективының чыгышы бәйрәм кичәсендә истәлекләрне барларга мәҗбүр итте.

“Энҗе” вокаль ансамбле, “Ядкәр” фольклор, “Корыч егетләр” ансамбльләре чыгышлары белән беррәттән, ялгыз чыгышлар да бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Гомумән, авыл мәдәният йорты берләшмәләре, җитәкчеләре Тимербайев Илсаф белән берлектә Баландыш авылы мәдәниятенең  үз йөзен күрсәтүгә иреште бу кичтә.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*