tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан-шәриф аенда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты
Рамазан-шәриф аенда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты

Рамазан-шәриф аенда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты

Рамазан аеның 27нче көнендә, Казанда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 13нче сезоны төгәлләнде. Курсларның ябылу тантанасы Алсу Маликова банкетлар залында авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән төгәлләнде.

Моңа кадәр үткәрелгән унөч курс арасында әлеге сезон иң күп катнашучыны туплавы белән үзенчәлекле булды: 40лап ир-ат һәм 140 хатын-кыз намазга басты.

Курсларның ябылу тантанасына җыелучылар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, намаз укуның фазыйләтләрен аңлатып узды, намаз фарыз булуның тарихын искә төшерде, белем алу юлыннан туктамаска, мәчет каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә белем алуны дәвам итәргә чакырды. Нәфесне тәрбияләү, әхлакны яхшырту, үз өстеңдә эшләү, алган гыйлемнәр белән гамәл кылу һәм аны тарату хакында нәсыйхәтләр биреп узды.

Аннары катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, викторина ярдәмендә белемнәрне сынау уены үткәрелде һәм вәгазь сөйләнде.

Шунысы үзенчәлекле, курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылган иде. Шулай итеп, кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерде. Укучыларга Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы белем бирде. “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт алу, намаз укырга өйрәнүдән тыш, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышты, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алды.
Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен – аерым, татар һәм рус телләрендә шимбә көннәрендә үтте.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унөч сезон дәвамында әлеге курсларда 1400гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*