tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск Мәдәният сараенда Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды
Лениногорск Мәдәният сараенда Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды

Лениногорск Мәдәният сараенда Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды

6 апрельдә Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда танылган шагыйрь, педагог, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, җир шарында халыкара дуслык эшчәнлеге өчен ЮНЕСКО ның “Алтын роза” медале иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды.

Шагыйрьне котларга Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе исеменнән, танылган шагыйрь Рифат Сәлах, якташыбыз, шагыйрь, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов, танылган шагыйрь, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров, якташыбыз, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Гөлия Замалеева катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге мөхтәрәм затлар шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирделәр, яңадан-яңа иҗади үрләр теләделәр.

Кичәдә шулай ук шагыйрьнең дуслары, каләмдәшләре, гаиләсе, укытучылар һәм укучылар катнашты. Киләчәктә Чишмә иҗат берләшмәсенең дәвамын тәшкил итәчәк 11 гимназиядә оешкан “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенә йөрүче малай һәм кызларның Таһир Шәмсуаровның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүләре дә тамашачының күңеленә хуш килде.

Юбилей кичәсе шигырьләргә, җыр-биюләргә бай, эчтәлекле булды, сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барды.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*