tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореядагы «Апрель язы» фестивалендә катнашачак
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореядагы «Апрель язы» фестивалендә катнашачак

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореядагы «Апрель язы» фестивалендә катнашачак

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Апрель язы» сәнгать фестивалендә катнашачак. Ул 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Җөмһүрияте башкаласы Пхеньянда узачак.

Корея халкына Татарстан коллективы онлайн-форматта үзенчәлекле программа тәкъдим итәчәк. Аның нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары: талгын «Зөбәрҗәт» җыры, дәртле «Күн авылы көе», шулай ук «Егетләр», «Гармун-гармун» кебек үзенчәлекле куелыштагы татар милли биюләре.

«Корея халкын татар мәдәнияте һәм традицияләре белән җыр һәм бию сәнгате аша таныштыру безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Фестиваль ярдәмендә Корея халкы белән иҗади бәйләнешебез ныгыр һәм без аларның бай, күпкырлы мәдәнияте турында күбрәк белербез дип өметләнәбез. Бер-беребездән үзләштерер һәм өйрәнер нәрсә күп», – дип уртаклашты ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков.

«Апрель язы» дуслык сәнгать фестивале онлайн-форматны күзаллый. Фестивальдә катнашучылар чыгышлары видеоязмалары «Корея сәнгате» сайтында урнаштырыла. Иҗади коллективларның программалары һәм аерым артистларның чыгышлары Корея Үзәк телевидениесе аша трансляцияләнәчәк.

1982 елның апрелендә башланган «Апрель язы» дуслык сәнгать фестивале үз алдына дөньяның төрле илләреннән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасында мөстәкыйльлек, тынычлык һәм дуслык идеаллары нигезендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне үстерүне максат итеп куя.

Быелгы фестивальдә күп кенә сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән танылган һәм абруйлы сәнгать коллективлары, цирк труппалары, ансамбльләр, халыкара конкурслар лауреатлары һәм танылган артистлар катнашачак. Чара дуслыкны һәм бердәмлекне, тәҗрибә алышу һәм хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим роль уйный.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*