tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабитовлар гаиләсе Пучы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды
Сабитовлар гаиләсе Пучы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды

Сабитовлар гаиләсе Пучы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды

Тирә-юньдәгеләргә игелек кылуның нинди генә юллары юк. Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе шушы көннәрдә Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды.

Күпбалалы Венера һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсе хәйрия чараларында һәрвакыт актив катнаша. Төрле гаиләләрдә туып, язмышлары ятим сабыйлар йортларына алып килгән балаларны бер йодрыкка туплап ата-ана, гаилә җылысы бирүче Венера һәм Алмаз Сабитовлар әхлак һәм дини тәрбияне дә үзәккә куялар.

Соңгы елларда Рамазан ае килгән саен балалар белән бергә ураза тоту, ифтарлар, сәхәр оештыру, мәчетләргә йөрү үзенең күркәм җимешләрен бирә.

Менә тагын бер игелекле гамәлләре белән куандырды Сабитовлар. Гаилә белән Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына ризыклар, сый-нигъмәтләр алып барып ифтар мәҗлесе уздырдылар.

Кызлар, малайлар өйдә үк бәлеш ясаган, томач басканнар, күмәк көч белән авыз ачу өчен өстәлгә куярлык ризыклар әзерләгәннәр. Сабитовларга ярдәмгә Пучыдагы волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе, авыл китапханәчесе Рулия Бәдертдинова да кушылган.

– Балалар үз куллары белән бәлеш пешерде, күчтәнәчләр әзерләде. Иртән үк аш өчен итләрне интернатка илттек. Рулия апалары җиләк-җимешләр алып килде. Авыз ачарга чишмә сулары да бар иде. Бергәләп өстәл әзерләдек. Интернатта яшәүче өлкәннәрне сыйладык. Балаларның үзләренең кылган гамәлләреннән бик күңелләре булды,- ди Венера ханым.

Алда әйткәнчә, соңгы өч елда Сабитовлар уразаларын калдырмыйлар. Көн саен Киров авылы мәчетенә тәравих намазына баралар. Актанышта техникумда укучы кызлары Индира белән Алинә исә тәравихка Җәмигъ мәчетенә йөриләр.

 Аллаһым кабул итсен бер үк! Шөкер итеп кенә яши торган бит тормышыбыз, бар да җитә. Бары күкләребез аяз булсын, махсус хәрби операцияләр тукталсын. Шәхит киткәннәрнең рухы шат булсын. Үземнең энем Альберт Рәшитов та бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Аның исәнлеге, тизрәк кайтуы өчен догалар кылдык,- ди Венера Равис кызы.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*