tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар өчен ифтар
Балалар өчен ифтар

Балалар өчен ифтар

Чувашиянең данлыклы Шыгырдан авылында сабый балалар өчен Ифтар мәҗлесе узды. Анда балалар бакчасына йөрүчеләрдән алып 11 нче сыйныф укучыларына кадәр катнашты. Республика мөфтияте һәр балага күчтәнәчләр таратты. Чарага килә алмаганнарга, өйләренә илтеп бирәчәкләр.

Инвалид һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 50 балага махсус бүләкләр өләштеләр. Төбәкнең Диния назәрәте рәисе Мансур хәзрәт сүзләренә караганда, мондый чара балаларга бүләк тарату өчен генә тугел, ә динебез, гореф-гадәтләребезне аларның күңеленә сеңдерү өчен дә кирәк.

Бәйрәм азагында балалар ифтар ашы мәҗлесендә дә кунак булдылар. Өстәлләрне әзерләгәндә, өлкәннәргә үзләре дә бик теләп булышты.  Мәҗлесне Мансур хәзрәт  алып барды һәм балаларга Рамазан ае, Ураза, ифтар хакында сөйләде.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*