tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Балалар театр студиясе татар телен үстерүгә өлеш кертер дип ышанабыз”
“Балалар театр студиясе татар телен үстерүгә өлеш кертер дип ышанабыз”

“Балалар театр студиясе татар телен үстерүгә өлеш кертер дип ышанабыз”

Казан мэриясе «Апуш» беренче татар балалар театр студиясен ачты. «Бу студия дә татар телен үстерүгә өлеш кертер дип ышанабыз», — диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Ул театр студиясе ачу күптәнге хыялы булуын әйтте. Быел ул «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ачылды. Матур гына эшләсәк, 2023 елда Ленин исемендәге Мәдәният йортында, 2024 елда Дәрвишләр бистәсе һәм Юдинодагы Сәед Галиев исемендәге мәдәният йортында, Тимерьюлчылар мәдәният йортында ачу нияте бар», — дип белдерде.

«”Апуш”ны үстерәсебез килә, чыннан да бу кирәк, татар телен белү мөһим. Сайлап алу этабында да күрдек: әзерләнеп килгән текстларны белә балалар, тагын да тирәнрәк сораулар бирә башласаң, аңламыйлар, башта, каушыймы соң болар, дип аңламадык. Алар тел белми», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*