tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышының пленар өлеше узды
Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышының пленар өлеше узды

Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышының пленар өлеше узды

Бүген Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының “Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз!” исемле күчмә утырышы узды.

Чарада Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Балтач районы Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова, Татарастан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының әгъзалары катнашты.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

“Балтачка инде без 8 нче тапкыр алып киләбез. Шулай булса да, килгән саен яңалыклар, үзгәрешләр күрәбез. Туган җир, туган тел, төп нигез, гореф-гадәт, йола кебек төшенчәләрне әлеге район берләштерә. Без аларны Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләсе үрнәгендә күрсәттек. Әлеге чараны оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәт” – диде ул.

Балтач районының баш мөхтәсибе, Татарастан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районы авылларына күрсәткән игътибар өчен рәхмәт әйтте. Ул милләт яшәсен өчен Динне сакларга кирәк булуын ассызыклады.

“Бүген без йөргән авылларның җаны бар. Аларга җан кертүче кешеләр бар. Алар күп түгел. Ул кеше – авылның шәхесе, йөзе, ул үзенең тәрбияви ягы белән дә, үзенең килеш-килбәте белән дә һәм шул вакытта гаиләгә карашы белән дә сөйләмдә генә түгел, эш-гамәле белән авылның йөзе” – диде үз чыгышында Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен “Ак калфак” оешмасы әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*