tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында “Чишмә” бәйрәме узды
Балтач районында “Чишмә” бәйрәме узды

Балтач районында “Чишмә” бәйрәме узды

Чишмә — Аллаһы Тәгаләбез бүләк иткән олы нигъмәт, саф су. Чишмә суы чыккан җирдән урап узып кына китеп булмый.Тәнгә сихәт, көч бирүче бу кадерле нигъмәттән учларыңа алып су эчәсең икән, бар борчулар онытыла, иңнәреңнән авыр йөк төшкән сыман буласың.

Бөрбаш Сәрдегәне халкы чишмәләрне төзекләндерп, чистартып кына калмый, “Чишмә”бәйрәмен дә уздыра. Бәйрәм 30 июль көнне “Нурзидә” чишмәсе янында узды. Әлеге чишмәне 2016 елда Габделнур Хөсәенов  ача. Габделнур Хөсәенов читтә яшәсә дә, туган ягына,туган нигезенә хөрмәт күрсәтеп яши. Җиде чишмәдән бер мул сулы чишмә итеп ясата ул аны һәм әнисе хөрмәтенә Нурзидә дип исем дә куштыра.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*