tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта 307 кеше диктант язган
Балтачта 307 кеше диктант язган

Балтачта 307 кеше диктант язган

Балтач «Татарча диктант» акциясендә актив катнашты. Безнеӊ районында бу чарага 307 кеше тартылган иде.

Кенә төп белем бирү мәктәбендә 88, Карадуган татар гимназиясендә 45, Балтач мәдәният үзәгендә 21, Балтач урта мәктәбендә 152 укучы һәм укытучы, студентлар, шул микрорайонда яшәүчеләр бу мөһим чараныӊ әһәмиятен аӊлап, үзләренеӊ татарча белемнәрен сынап карадылар.

Алдагы елларда дөнья күләмендә үткәрелә, бердәмлегебезне раслый торган мондый акцияләрне киӊрәк яктыртып, әһәмиятлеген аӊлатып, күбрәк катнашсак иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*