tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы уза
Балтачта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы уза

Балтачта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы уза

Бүген Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының
“Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз!” исемле күчмә утырышы уза.

Җирле оешма җитәкчеләре Балтачка килделәр. Иң беренчеләрдән булып, Ак калфаклылар Балтач районы үзәк мәчете белән таныштылар. Аларны биредә Рамил хәзрәт Бикбаев каршы алды.

Мәчет каршында Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсенең структур бүлекчәсе дә эшләп килә. Мәдрәсә бинасында заманча уку-укыту бүлмәләре ясалган. Биредә шулай ук “Мәгърифәт мәркәзе” музее эшли. Музейда татар халкының дини мәгариф тарихы белән бәйле материаллар, XVIII-XIX гасырга караган дини хезмәтләр һәм китаплар, Коръәннең “Казан басмасы”ның төрле елларда чыккан экземплярлары урын алган. Утырышта катнашучы хатын-кызлар өчен музей буенча экскурсия үткәрелде.

Балтач җәмигъ мәчете 1994 елның 12 нче гыйнварында рәҗәп аеның Мигъраҗ кичәсендә ачыла. Башта “Мигъраҗ мәчете” дип йөртелә. Балтачта 2007 елда икенче мәчет ачылгач, аның исеме Үзәк мәчет дип үзгәртелә. 2007 елдан имам вазыйфасын Рамил хәзрәт Бикбаев башкара.

Шулай ук мәчетнең аскы катында “Милли хәзинә” остаханәсе эшли. Биредә бик күп төрле кул эшләре, милли изүләр, чигелгән яулык, мендәр тышлары, хәситәләр ясыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*