tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсе халкы “Татарча диктант”та бик теләп катнашты
Балык Бистәсе халкы “Татарча диктант”та бик теләп катнашты

Балык Бистәсе халкы “Татарча диктант”та бик теләп катнашты

Балык Бистәсе районында “Татарча диктант” язу акциясе белем бирү учреждениеләрендә, китапханәләрдә һ.б. оешмаларда үткәрелде. Туган телебезгә игътибарны арттыру максатыннан, дөньякүләм белем тикшерү акциясендә укучылар белән беррәттән әти-әниләр, районның иҗтимагый оешмалары, ветераннар советы да бик теләп катнашты.

Шулай Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры Сафиуллин Р.К. “Татарча диктант” акциясен үзенчәлекле итеп оештырды. Биредә күргәзмәләр, диктант язучыларны милли рухта тәбрикләү, гомумән, бәйрәм кәефе тудырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*