tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә Равил Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим иттеләр
Балык Бистәсендә Равил Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим иттеләр

Балык Бистәсендә Равил Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим иттеләр

19 декабрьдә Балык Бистәсенең мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Равил Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әдәби чарага башкаладан бер төркем иҗат әһелләре – Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган прозаик Камил Кәримов, шагыйрь Раил Гатауллин, журналист Атлас Гафиятов та кайткан иде.

Балык Бистәсендә яшәп итүче шагыйрьләр Рәсимә Гарифуллина һәм Вәзыйх Фатыйхов та әдәби бәйрәмдә катнашты. 350 урынлы залда алма төшәрлек тә урын булмады.

Бәйрәм курайчылар ансамбле, мәктәп укучыларының Равил Фәйзуллинның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкару белән үрелеп барды. Район җитәкчелеге Равил Фәйзуллинга иҗаты, районга булган җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*