tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бар булмышың нурдан торсын тоташ
Бар булмышың нурдан торсын тоташ

Бар булмышың нурдан торсын тоташ

Биш ел саен була торган хисап-сайлау чарасы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында оештырылды. Анда республика районнарыннан һәм башкаладан 140 делегат җыелды. Төп доклад белән соңгы биш елда оешманы җитәкләгән Флүсә Назаргулова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләргә тукталды, оешманың эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүче гүзәл затларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Сәхибҗамал”ның Нуриман районы бүлекчәсе җитәкчесе, шагыйрә Халисә Мөдәрисова, Борайдан Рәфыйга Усманова, Бүздәктән Фиюзә Бурангулова, Уфадан мөгаллимә Лилия Сәгыйдуллина, Башкортстан Мөслимәләр берлеге рәисе Розалия Халикова милләт язмышы, хатын-кызларның хәзерге җәмгыяттә тоткан урыны турында сөйләде, тәкъдимнәр кертте.

Чарага Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов та килгән иде. Алар хатын-кызлар җәмгыяте эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм аның актив әгъзаларына бүләкләр тапшырды.

Киләсе биш елда оешманы җитәкләячәк Зөһрә Исламованы идарә әгъзалары бертавыштан сайлады һәм аңа уңышлар теләде.

Җыен бик матур концерт белән тәмамланды.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*