tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда җәмәгатьчелеге Тукай гимназиясенә нигез салган Юрий Нураев белән хушлашты
Барда җәмәгатьчелеге Тукай гимназиясенә нигез салган Юрий Нураев белән хушлашты

Барда җәмәгатьчелеге Тукай гимназиясенә нигез салган Юрий Нураев белән хушлашты

Пермь өлкәсе Барда районында Габдулла Тукай исемендәге гимназиягә нигез салган Россиянең атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Юрий Нураев вафат булган.

«Юрий Әхмәр улының һөнәри осталыгы ярдәмендә кирәкле матди база, педагогик коллектив, фикердәшләр командасы булдырыла. Ул хезмәт сөючәнлеге белән иҗат итү, уйлаганнарны тормышка ашыру, максатка ирешү теләге уята ала. Аның район мәгариф үсешендәге роле бик зур», — диелә кайгынамәдә.

Нураевны балаларны яратучы укытучы буларак искә алганнар. «Коллективта аны гади аралашуы, намуслылыгы, югары җаваплылыгы хисе һәм һөнәренә тугрылыгы өчен хөрмәт итәләр. Ул искиткеч гаиләчел кеше иде, тормыш иптәше Нәфига Фәкрар кызы белән өч бала үстерделәр», — дип язганнар хәбәрдә.

Барда муниципаль районы администрациясе һәм Земство Җыелышы, мәгариф идарәсе, «Барда районы татар һәм башкортлары мәдәни үзәге» һәм «Ак калфак» җәмәгать оешмалары, район ветераннар советы президиумы, Барда мөхтәсибәте Юрий Нураевның гаиләсенең, туганнарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашкан.

Юрий Нураев 1939 елның 31 октябрендә Төнгүктә авыл зыялылары гаиләсендә туа. 1962-1967 елларда Пермь педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 1974 — 1982 елларда Бершеть урта мәктәбе директоры, физика укытучысы.

1993 елда яңа ачылган 1 нче Барда урта мәктәбенең директоры булып Юрий Нураев билгеләнә. Юрий Әхмәр улы Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре һәм оешмалары белән тыгыз элемтә урнаштыра. Гимназия Юрий Нураевка «Гимназиянең мактаулы хезмәткәре» исемен бирә.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*