tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бардада 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды
Бардада 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Бардада 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылында.

Бүген биредә 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Утырыш алдыннан Милли Шура рәисе милли бәйрәмебез үткәреләчәк мәйдан белән танышты.

2013 нче елда биредә Бөтенроссия авыл Сабан туе инде узган иде. 2024 нче елда Барда районы 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуның кысаларында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен да Бардада билгеләп узу карары кабул ителде. Милли бәйрәмне уздыру өчен Татарстан ягыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Кукмара муниципаль районы җаваплы итеп билгеләнгән. Быел исә әлеге Сабантуй 26-27 май көннәрендә Әстерханда узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*