tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү паркында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды
Җиңү паркында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды

Җиңү паркында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды

Татарстан башкаласында Җиңү паркында «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды. Ун стендтан торган экспозиция «Һәлак булган солдатларның аналары һәм тол хатыннары» монументы янында урнаштырылган.

Стендлардагы мәгълүмат ярдәмендә шәһәр халкы Казанда фронт өчен ниләр эшләүләрен, Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә нинди ачышлар ясалуын, ТАССР башкаласына эвакуацияләнгән предприятиеләр турында белә ала.

Фотоматериаллар ТР Милли музее һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде, шулай ук «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945»  китабы мәгълүматлары кулланылды.

Җиңү паркындагы күргәзмәне май ахырына кадәр карап булачак — аннан соң Горький исемендәге, Урицкий һәм «Крылья Советов» паркларына күчәчәк.

2020 елда республика башкаласы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*