tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорстанның Тәтешле районы Күрдем авылында “Сөхбәт” җыены узды
Башкорстанның Тәтешле районы Күрдем авылында “Сөхбәт” җыены узды

Башкорстанның Тәтешле районы Күрдем авылында “Сөхбәт” җыены узды

14 май көнне Тәтешле районы Күрдем авылында “Сөхбәт” җыены узды. Ел да шушы датада үткәрелә торган бу җыен Гали Чокырыйның һәм Гарифулла Киековның рухларына багышлана һәм “Изгеләр чишмәсе” дигән урында төрле төбәктәге имамнар, дин әһелләрен берләштерә.

Быел да бу чарада Башкортстанның төрле төбәкләреннән һәм Пермь краеннан килгән кунаклар катнашты. Җыелган халыкны Тәтешле районы башлыгы Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы сәламләде.

Чарада Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләп, Васил Габтелгаяз улының сәламнәрен җиткерде һәм Фәнүр Шәйхисламовка һәм Мәгъдән Атнабаевка “Татар халык ашлары” энциклопедиясен бүләк итте. Катнашучыларга “Тәтешле төбәгенең фольклоры” китабы таратылды.

Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында Уфа шәһәрендәге “Ихлас” мәхәлләсенең мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов булды һәм “Ихлас”ның “Илаһиләр” халык ансамбле чыгыш ясады (җитәкчесе – Афәрим Акчурин). Чараның төп оештыручысы – шагыйрь Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән хәзрәт Атнабаевка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*