tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил  Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Васил  Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Васил  Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхразыев Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Бөтендөнья татар конгрессы бинасында очрашты.

Очрашуда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган, 19-21 нче май көннәрендә үткәреләчәк XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында фикер алыштылар.

Милли Шура рәисе шушы көннәрдә узачак чаралар Тәлгать хәзрәт Таҗетдин фикерләренә һәм тәкъдимнәренә нигезләнеп эшләнелүен ассызыклады.

Очрашуда шулай ук “Болгар җыены”н үкәрү хакында сүз барды, җыенның тарихы барланды. 21 май көнне әлеге зур чарага илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килүе көтелә.

Рәсми өлештән соң Үзәк Диния нәзарәте рәисе  Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән танышты һәм”Дөнья” студиясе тапшыруы өчен интервью бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*