tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа «Нур» татар дәүләт театрында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе узды
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе узды

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе узды

Кичә, 18 май көнне, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Кече залында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе узды.

Театр артистларыннан тыш, программада Башкортстан Республикасының “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Туташ” китабы авторы Айгөл Әхмәтгалиева, композитор-башкаручылар Алмаз һәм Айдар Юнысовлар да катнашты.

Чара башланыр алдыннан театр музеенда экскурсия һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашу оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*