tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Луганск һәм Донецк Халык Республикалары татарлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Луганск һәм Донецк Халык Республикалары татарлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Луганск һәм Донецк Халык Республикалары татарлары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Донецк һәм Луганск Халык республикаларыннан Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында катнашу өчен  килгән делегация  белән очрашты. Милли Шура рәисе кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.

– Бүген без сезне Бөтендөнья татар конгрессында сәламләргә шатбыз. 45 чит илдә һәм Россиянең 76 төбәгендә 450 татар оешмасы эшли. Конгресс безнең милләттәшләребезне берләштерә, әлеге оешмалар белән хезмәттәшлек итә һәм төрле өлкәләрдә уртак эшчәнлек алып бара, – дип сөйләде ул.

-5 майда без Луганск Халык Республикасында милләттәшләребез белән очраштык. Бу бик җылы һәм нәтиҗәле очрашу булды, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе, – Мартта Татарстаннан Донецк һәм Луганск Халык Республикалары өчен 500 тонн гуманитар ярдәм җибәрелде, татар конгрессы тарафыннан матди ярдәм җыю оештырылды. Моннан тыш, татар конгрессы мәгариф, мәдәният өлкәсендә һәм башка мәсьәләләрдә милләттәшләребезгә ярдәм итәргә әзер.

Алчевск шәһәрендәге «Таң» Татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флюр Карачурин әлеге очрашуны оештырган өчен бөтен делегация исеменнән рәхмәтен җиткерде.

– Сезнең Луганск Халык Республикасына килүегез андагы татарларны рухландырды. Бу очрашудан соң без үзебез өчен таяныч булуын тойдык. Татарлар һәрвакыт хезмәт сөючән халык булды, без шулай булып калабыз да, – дип билгеләп үтте ул.

-Безнең ата-бабаларыбыз татар телендә сөйләшкән һәм безгә үз белемнәрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен тапшырып калдырган. Бүген без бу мирасны сакларга тырышабыз. Мәчетләрдә татар һәм рус телләрендә вәгазьләр укыйбыз, – дип ассызыклады Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Таиров.

Очрашуда шулай ук татар мәдәнияте үзәкләре, мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм үсеше турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Казанда «Милли тормыш һәм дин»XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*