tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез Энҗе Шәйхетдиновага Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме тапшырылды
Хезмәттәшебез Энҗе Шәйхетдиновага Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме тапшырылды

Хезмәттәшебез Энҗе Шәйхетдиновага Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме тапшырылды

19 майда Татарстанда матбугат көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан бүген Казан үзәгендәге элеккеге Матбугат йортында, хәзерге “Ногай” кунакханәсе урнашкан бинада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең баш референты, “Дөнья” студиясе алып баручысы һәм режиссеры Шәйхетдинова Энҗе Адиевна да бар.

Хезмәттәшебезгә күпъеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме тапшырылды.

Энҗе Адиевна ике дистә елга якын тормышын тележурналистикага багышлаган шәхес. Ул төрле елларда “Яңа Гасыр” каналында эфирга чыккан «Ике аккош»,«Мәдәният дөньясында»,«Кара-каршы» тапшырулары алып баручысы, «Хәбәрләр» редакциясендә продюсер булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Энҗе Адиевна Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясендә Җир шарының төрле почмакларыннан килгән милләттәшләребез белән кызыклы әңгәмәләр эшләп тамашачыларыбызны сөендереп тора.

Хөрмәтле Энҗе Адиевна,халкыбызга, мәдәниятебезгә хезмәт итү – кызыклы, әмма җаваплылык һәм күп көч таләп итә торган эшчәнлек. Әлеге бүләк – күп еллар дәвамында татар дөньясын, күренекле шәхесләрен һәм мөһим чараларын халкыбызга танытуыгыз, куелган бурычларны профессиональ дәрәҗәдә үтәвегез, үз эшегезне яратып һәм җиренә җиткереп башкаруыгызны дәлилли.

Сезгә киләчәктә дә эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар, яныгызда яңа үрләргә илһамландыручы хезмәттәшләр, гел терәк булып торырлык җан дуслар, тормышның асылы – гаилә бәхете телибез.

Иң изге теләкләр белән, Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*