2017 елда БДУда татар филологиясе белгечлеге буенча читтән торып уку бүлеге ябылган иде. Көндезге бүлеккә дә нибары 8 студент кабул ителде. Бу, беренче чиратта, Русиядә эшкә урнашу тәртибе үзгәрүе белән бәйле. Хәзер кичәге студент, нигездә, дипломында күрсәтелгән белгечлек буенча гына эшкә урнаша ала. Кызганычка каршы, элекке дипломнарда күрсәтелгән “Филолог” дигән белгечлеккә беркайда да ихтыяҗ юк. Шуны истә тотып, БДУ җитәкчелеге 2018 елда татар бүлегенең махсуслашу өлкәсен “Филология” белгечлегеннән “Педагогика”га үзгәртте. Хәзер биредә татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп чыгарыла. Башта бу үзгәреш көндезге бүлеккә генә кагылды. Нәтиҗәдә, абитуриентлар арасындагы конкурс 4 тапкырга артып, бер урынга 4,5 кеше тәшкил итте! Шулай ук бүлеккә бюджеттан бүленгән урыннар саны да артты. 2017 елда ул 8 урын булса, 2018дә 14 урын тәшкил итте. Былтыр исә 15 студент казна исәбенә татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеген алды. 2020 елда исә, читтән торып уку бүлеге ачылу сәбәпле, көндезге бүлеккә бюджет хисабына 12 студент кабул ителәчәк. Читтән торып уку бүлегендә исә казна хисабына 15 кеше белем алачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент