tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны арта!
Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны арта!

Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны арта!

Быел Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла.

2017 елда БДУда татар филологиясе белгечлеге буенча читтән торып уку бүлеге ябыл­ган иде. Көндез­ге бүлеккә дә нибары 8 студент кабул ителде. Бу, беренче чиратта, Русиядә эшкә урнашу тәртибе үзгәрүе белән бәйле. Хәзер кичәге студент, нигездә, дипломында күр­сәтелгән белгечлек буенча гына эшкә урнаша ала. Кызганычка каршы, элекке дипломнарда күр­сәтелгән “Филолог” дигән бел­гечлеккә беркайда да ихтыяҗ юк. Шуны истә тотып, БДУ җитәкчелеге 2018 елда татар бүлегенең махсуслашу өлкәсен “Филология” бел­гечлегеннән “Педагогика”га үзгәртте. Хәзер биредә татар теле һәм әдә­бияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп чыгарыла. Башта бу үзгәреш көндезге бүлеккә генә кагылды. Нәтиҗәдә, абитуриентлар арасындагы конкурс 4 тапкырга артып, бер урынга 4,5 кеше тәшкил итте! Шулай ук бүлеккә бюджеттан бүленгән урыннар саны да артты. 2017 елда ул 8 урын булса, 2018дә 14 урын тәшкил итте. Былтыр исә 15 студент казна исәбенә татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеген алды. 2020 елда исә, читтән торып уку бүлеге ачылу сә­бәпле, көндезге бүлеккә бюджет хисабына 12 студент кабул ителәчәк. Читтән торып уку бүлегендә исә казна хисабына 15 кеше белем алачак.

Көндезге бүлектә дә, читтән торып укып та, университетта татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләш­терергә теләүчеләр урыс теле һәм җәмгыять белеменнән (обществознание) Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш. Шуларга өстәп, абитуриентлар БДУның үзендә татар теле буенча эчке кабул итү имтиханы – тест тапшырачак. Урта һөнәри белеме булган, ягъни колледж, техникум, училище тәмамлаган кешеләр (андыйлар, гадәттә, читтән торып уку бүлегенә килә), БДИ нәти­җәләре булмаган очракта, Башкорт дәүләт университетында татар һәм урыс теленнән, җәмгыять белеменнән тест (эчке имтихан) тапшырачак. Имтиханнарның вакыты, үткәрелү рәвеше белән БДУ сайтында танышырга мөмкин. Адресы: https://pk.bashedu.ru/napravleniya-podgotovki.
Шулай итеп, Аллаһ боерса, якын ки­ләчәктә БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы ел саен 27 татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләп чыгарачак. Әлегә кадәр бу сан 10-15тән артмый иде. Эш урыннары гына булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*