tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт халкының үсеш стратегиясе планнарны һәм программаларны берләштерәчәк
Башкорт халкының үсеш стратегиясе планнарны һәм программаларны берләштерәчәк

Башкорт халкының үсеш стратегиясе планнарны һәм программаларны берләштерәчәк

Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Башкорт халкының үсеш стратегиясе концепциясе каралды.

Эшче төркемгә документ проектының 15 концепциясе кертелгән.
Моннан алдагы корылтайда кабул ителгән резолюциянең 38 положениесенең дүртесе генә гамәлгә ашырылган. Әлеге проектны тәкъдим итеп, эшче төркем җитәкчесе Илдар Кинҗәбулатов моңа кадәр Русия территориясендә халык үсеше стратегиясе бербөтен документ буларак эшләнмәгәнлеген белдерде.

– Аерым программа документлары, корылтай резолюцияләре булды. Ләкин күпләре кәгазьдә генә калды, чөнки киләчәкне билгеләүче документ буларак түгел, ә күбрәк теләк рәвешендә төзелгәннәр иде, – диде ул. – Без нигез итеп Исландия ысулын алдык, ул документны эшләүдә күпчелек халык катнашуын күздә тота, шушы максатта бөтен эш Интернетта оештырылды. Бу бөтен фикерләрне дә искә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Стратегик планлаштыру 20-30 елга исәпләнә. Ул озайлы максатларны һәм бурычларны күздә тота. Алар нигезендә тактик программалар һәм планнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла, шул исәптән норматив-хокукый документларга үзгәрешләр кертелә. Стратегия төрле юнәлешләр буенча эшләнгән шушы планнарны берләштерү өчен кирәк.

Концепция расланганнан соң киләчәк образы өстендә эш башлана. Анык максатларда һәм саннарда тасвирланган нәкъ шул киләчәк образы Бөтендөнья башкортлары корылтае эгидасы астында гамәлгә ашырылган планнарны һәм программаларны берләштерергә тиеш.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*