tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортостан Республикасының Баймак районында балалар Сабан туе гөрләде
Башкортостан Республикасының Баймак районында балалар Сабан туе гөрләде

Башкортостан Республикасының Баймак районында балалар Сабан туе гөрләде

Баймак районы Халык иҗаты үзәгенең автоматлаштырылган күпфункцияле клубы артистлары “Балалар сабантуе” үткәрде.

Көндезге мәктәп яны лагерына йөрүче 5нче мәктәп укучылары бәйрәмнең уен программасында актив катнашалар: аркан тарттылар, капчыкларда йөгерәләр, туп белән ярыштылар.

Автоклуб сәхнәсеннән “Сураш” ир-егетләр вокаль ансамбленең күңелле җырлары һәм Илнур Аслаев башкаруында курай көйләре яңгырады. Бәйрәмне “Ирәндек” халык биюләре ансамбле солистлары Гөлгөл Хәлилова һәм Нурсия Халикованың чыгышлары бизәде.

Теләге булганнар “Дан минуты” иҗади конкурсында үзләрен күрсәтте. Чара ахырында балалар бүләкле булды.
– Безнең районга автоклуб 2020 елның сентябрендә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтартылды. Аның ярдәмендә без авыл кешеләренең мәдәни ялын тәэмин итәбез. Хәзер, каникул чорында, балалар өчен күбрәк танып белү-күңел ачу, мәдәни-спорт программалары үткәрәбез, мәсәлән, “Бергә уйнау күңелле”, “Балачак илендә”, “Шаромарафон”. Шулай ук Граф күле буенда күптән түгел “Бәхтигани токымнары” шәҗәрә бәйрәме уздырылды,- ди автоклуб мөдире Галинур Хәмитов.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*