tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Диния нәзарәтендә – яңа рәис
Башкортстан Диния нәзарәтендә – яңа рәис

Башкортстан Диния нәзарәтендә – яңа рәис

16 октябрьдә Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды узды. Аның эшендә 152 делегат — республиканың барлык районнары һәм шәһәрләреннән вәкилләр катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлау булды. Күпчелек тавыш белән Айнур Биргалин Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе-мөфтие итеп сайланды.

Съезд эшендә Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, аның урынбасарлары Рушан хәзрәт Аббясов һәм Дамир Мөхетдинов, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәм Башкортстан Башлыгы Хакимияте вәкилләре катнашты.

Съезд делегатлары уставка үзгәрешләр кертте. Алар урыннарда руханиларның вәкаләтләрен киңәйтә, Диния нәзарәтенең стратегиясен һәм гамәли эшчәнлеген билгеләү барышында мөселманнарның фикерен белдерү механизмын булдыра. Диния нәзарәте Президиумы функцияләре дә киңәйтелде. Голәмәләр шурасы һәм аксакаллар советы төзелә. Нәзарәт уставы нигезендә, Диния нәзарәте рәисе биш елга сайлана.
Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин үзенең республикага эш сәфәре кысаларында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты. Очрашу барышында конфессияара хезмәттәшлек мәсьәләләре, Ислам мәгарифе системасының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Башкортстанда конфессияләр һәм халыклар арасында диалогны үстерү буенча алып барылучы колачлы эшне югары бәяләде.

– Башкортстанның күпмилләтле һәм күп динле халкы милләтара һәм динара конфликтлар булмаган зур гаилә булып яши, — дип ассызыклады Равил Гайнетдин. — Шуңа күрә бөтен мөселман өммәте өчен республика тәҗрибәсе бик кадерле. Бүген глобальләшү шартларында бөтен мөселман дөньясына рухи, әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча казанышларыбызны һәм уңышларыбызны күрсәтергә тиешбез. Халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре саклануы — безнең зур байлыгыбыз.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*