tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының утырышы узды
Башкортстан Республикасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының  утырышы узды

Башкортстан Республикасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының утырышы узды

18 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Бакалы районының Камышлытамак авылында “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсе Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы узды

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты. Ул утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Кунаклар татар халкының гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Аларның игътибарына “Каз өмәсе” йоласын тәкъдим иттеләр.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*