tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә
Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

Башкортстан Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары 17 майга планлаштырылган, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Башкортстан Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, Уфага шундый ук татар милли-мәдәни мохтариятләре булган Россиянең 40тан артык шәһәреннән вәкилләр килер дип көтелә.

Бәйрәм чараларының тантаналы өлеше Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узачак. 16 майда кунакларга шәһәр буйлап экскурсия һәм республиканың Милли музее тәкъдим ителәчәк. Шулай ук экскурсия барышында Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салу планлаштырыла.

Бәйрәм кысаларында кунаклар Республиканың Буздәк районына барачак һәм «Бәлешфест» милли аш-су фестивалендә катнашачак.  2018 елда “Бәлешфест” Президент грантлары фондының федераль грантын алды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*