tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «Ак калфак» оешмасының тагын бер бүлекчәсе барлыкка килде
Башкортстанда «Ак калфак» оешмасының тагын бер бүлекчәсе барлыкка килде

Башкортстанда «Ак калфак» оешмасының тагын бер бүлекчәсе барлыкка килде

Бүгенге көнгә Башкортстанда «Ак калфак» татар-хатын кызлар ассоцияциясенең 50 дән артык бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. Шушы көннәрдә ул тагы бергә артты, Кырмыскалы районы Кабак авылында үз эшен башлады.

Тантаналы чараны Башкортстан хатын-кызлар ассоциясиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарә рәисе Люция Ябир кызы Вафина ачты. Аның әйтүенчә, бу чараның максаты – балаларыбызга дөрес тәрбия бирү, гореф-гадәтләребезне саклау, телебезне югалтмаска, киресенчә, үстерү өчен төрле чаралар үткәрү. Рәссам-модельер Гөлнарита Камалова балаларга һәм теләүчеләргә татар калфагы тегү, чигү серләре белән уртаклашты. Яңа гына туган «Илсөяр» төркеме, җитәкчесе Ахметшина Халисә Носратулла кызы, «Әбиемнең күңел сандыгы» исемле әдәби-музыкаль тамаша күрсәтте.

Мәктәп балалары исә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар, табышмаклар белән җыелган халыкны куандырды. Композитор Мидхәт Әбдельманов оештырган «Милли аваз» төркеме әби-бабаларыбыз җырлаган борынгы җырларны тамашачыларга ишеттерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*