tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан тугандаш халыклар геройлары аллеясы ачылды
Башкортстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан тугандаш халыклар геройлары аллеясы ачылды

Башкортстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан тугандаш халыклар геройлары аллеясы ачылды

2 июль көнне Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан төрле милләттәге тугандаш халыкларның геройлары аллеясы ачылды. Аллея «Россия Дан аллеясы» проекты кысаларында булдырылган. Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

«Дөньяда тынычлык булдыруга бәяләп бетергесез өлеш керткән төрле милләт геройларына 20 һәйкәл куелган. Алар Бөек Җиңүгә дөньяның барлык халыклары керткән өлешнең бәясен искә төшереп торачак. Бүгенге көндә мондый идеология белән эшләнгән аллея дөньяның бер генә илендә дә юк», – дип чыгыш ясады җыелучылар алдында республиканың премьер-министры Ирек Сәгыйтов.

Аллея булдыруны тәкъдим итүче һәм ясаучысы – биредәге крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Хәсән Идиятуллин.

Якташларына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Иглин районы башлыгы Гүзәл Насырова мөрәҗәгать итте. Шулай ук геройларның нәсел дәвамчылары, республика ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Юсуп Якубов чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучылар Геройлар Аллеясын ачуның әһәмиятле вакыйга булуын әйтте. Аллеяны ачу бирегә килүчеләрдә патриотлык, үз Ватаныңа мәхәббәт хисләре уята, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган ата-бабаларыбызның батырлыгы турында сөйли торган тарихның бер өлешенә кагылу мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үттеләр. Һәйкәлләргә чәчәкләр салу тантанасы булды. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аллея ачылганнан соң районда Сабантуй, шулай ук Sky Fest парашют спорты фестивале узды. Анда дөнья, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрнең чемпионнары катнашты. Шулай ук кече авиация тамашачылар өчен авиашоу оештырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*