tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда фольклор бәйрәме гөрләп узды
Башкортстанда фольклор бәйрәме гөрләп узды

Башкортстанда фольклор бәйрәме гөрләп узды

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Дүртөйле районының Мәскәү авылында зур фольклор бәйрәме узды.

Чарага районның барлык авылларыннан кунаклар җыелды. Бәйрәмдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов ихлас тәбрикләде.

Фестиваль милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән иде: ул районда гомер бакый татулыкта, бердәмлектә гомер кичергән татар, урыс, башкорт, мари һәм башка халыкларның көнкүрешен яктыртучы күргәзмәләргә бай булды. Аш-су осталары милли ризыклар әзерләп алып килсә, рәсем төшерүчеләр, чигүчеләр һ.б. үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

Бәйрәмдә яше-карты кинәнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты, бүләкләргә лаек булды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*