tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Идегәй дастанда һәм тарихта” дигән темага лекция узды
Башкортстанда “Идегәй дастанда һәм тарихта” дигән темага лекция узды

Башкортстанда “Идегәй дастанда һәм тарихта” дигән темага лекция узды

8 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге клубы кысаларында чираттагы лекция узды.
Чара Дастаннар елына багышланган эшләрнең дәвамы буларак, “Идегәй дастанда һәм тарихта ” дигән темага үтте.

Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының М. Усманов ис. Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең җитәкчесе Илнур
Миргалиев үзенең чыгышында төрки халыкларда киң таралган дастан жанры турында сөйләде, “Идегәй” дастанының тарихи фактларга тәңгәл килгән һәм килмәгән урыннарына кагылып узды.
Лекция клуб өчен яңа форматта оештырылды – лектор һәм бер өлеш тыңлаучылар чарага онлайн рәвештә кушылса, икенче өлеше түгәрәк өстәл артында җыелдылар.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессының

Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*