tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстан Язучылар берлегендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләрне атадылар
ВИДЕО: Татарстан Язучылар берлегендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләрне атадылар

ВИДЕО: Татарстан Язучылар берлегендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләрне атадылар

Татарстан Язучылар берлегендә әдәби остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Киңәйтелгән утырышта Габудлла Тукай премиясенә кандидатлар тәкдим ителде.

Татарстан Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм драматургия остаханәләренең берләштерелгән утырышы булып узды.
Утырышта Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгва кылучыларның исемлеген тәкдим иттеләр, шулай ук шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның иҗаты турында фикер алыштылар.

Остаханәләрнең берләшкән утырышын Татарстан Республикасының халык шагыйре Газинур Морат алып барды.Утырышта кандидатларның иҗатлары буенча танылган, күренекле язучылар, шагыйрьләр чыгыш ясады.

Язучылар берлегенең әдәби остаханәләре Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, прозаиклар Марат Əмирханов, Рәфкать Кәрами кандидатураларын тәкдим итте. Әлеге кандидатуралар буенча идарә әгъзалары яшерен тавыш та бирәчәк. Идарә утырышы 10 нчы февралгә билгеләнгән.

Шунсын да билгеләр үтәргә кирәк, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында да әйтте. Әлеге тәкдимне ул Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка юллаган. Искәртеп үтәбез, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

Чыганак: trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*