tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда күренекле җырчыбыз Фәридә Кудашеваны искә алдылар
Башкортстанда күренекле җырчыбыз Фәридә Кудашеваны искә алдылар

Башкортстанда күренекле җырчыбыз Фәридә Кудашеваны искә алдылар

Башкорт һәм татар халкының моңлы кызы Фәридә Кудашеваның да һәрберебез күңелендә күпме җырлары һәм җырчы белән бәйле җылы хатирәләр калды. 15 декабрьдә  Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел булды.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлады. Халкыбызның төрле катлаулы чорларында аның янәшәсендә булган, үзе дә, матур озын гомер кичереп, тарихның тере шаһитына әйләнгән легендар шәхес ул. Репертуарында төрле елларында халкыбызның яраткан 400гә якын җыры бар. Аларның күбесе милли җыр сәнгатебезнең алтын фондына керде, милли мирас-хәзинәбезгә әйләнде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Уфа шәһәренең мөселман зиратында Фәридә Кудашеваның туган көне уңаеннан бөегебезнең рухына багышлап догалар кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*