tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда мәчетләр ачылачак
Башкортстанда мәчетләр ачылачак

Башкортстанда мәчетләр ачылачак

Башкортстанда дини учреждениеләр ачылачак.

Бу хакта республика Башлыгы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән оператив киңәшмәдә белдерде. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, аңа дини лидерлар бу учреждениеләрне ачарга тәкъдим иткән. Ул моны «Роспотребнадзор» киңәшләре нигезендә эшләүне сорады.

“29 июньнән кешеләр мәчетләргә, православие гыйбадәтханәләренә килә алсын, алар ачылсын, эшләсеннәр”, – дип белдерде республика Башлыгы.

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, әлегә шатлык өчен сәбәпләр аеруча юк. Гәрчә коронавирус инфекциясе буенча статистика кимүне күрсәтсә дә, кешеләр чир йоктыруны дәвам итә. Муниципалитетлар башлыклары вакытыннан алда тынычланырга тиеш түгел.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*