tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Сабантуйларны алкогольсез уздырырга ниятлиләр
Башкортстанда Сабантуйларны алкогольсез уздырырга ниятлиләр

Башкортстанда Сабантуйларны алкогольсез уздырырга ниятлиләр

Быел Башкортстанда бу бәйрәмнәрдә аракы да, сыра да, хәтта шәраб та сатылмаячак.
Бүгенге оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе, традицияне бозып, халык бәйрәмендә кунакларны алкогольсез генә сыйларга тәкъдим итте. 30 майда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары сабантуй көннәрендә республика авылларында һәм шәһәрләрендә алкоголь сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон проектын караячак.

— Бу гади генә карар түгел, — диде Радий Хәбиров. — Аның яклылар да, аңа каршы булучылар да бар. Шулай да без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез. Шул сәбәпле, Дәүләт җыелышына әлеге карарны кабул итәргә тәкъдим итәбез.

Сабантуйларда һәр предприятие, хуҗалыклар чәчү тәмамлану уңаеннан тирмәләр корачак һәм кунакларны сыйлый башлачак.

— Бу традицияне алкогольсез итик, — диде Радий Фәрит улы. — Чикләүләр барысына да: гражданнарга да, чиновникларга да, җитәкчеләргә дә кагыла. Сәламәтек саклауга һәм иминлеккә юнәлтелгән яхшы идеянең асылын бозмыйк.

Быел яз республика шәһәр һәм районнарында ялган аракы сатучыларга каршы көрәш җәелдерелгән иде. Бу көрәш даими үткәрелергә тиеш. Киңәшмәдә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова дә шушыңа басым ясады. Аның белдерүенчә, алкоголь базарында хәл тотрыклы. Гыйнвар-март айларында 100 мең кешегә исәпләгәндә алкоголь белән агулануның 36 очрагы теркәлгән. Бу – былтыргыдан азрак. Шушы атнада зур чараларда алкоголь сатуны тыю турында закон кабул ителәчәк. Ләкин “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә, властьларның тыюына карамастан, республикада 923 шешә алкоголь продукциясе сатылган. Гаеплеләргә карата тиешле чара күреләчәк.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*