tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза гаете Казанда зурлап «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме белән билгеләп үтеләчәк
Ураза гаете Казанда зурлап «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме белән билгеләп үтеләчәк

Ураза гаете Казанда зурлап «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме белән билгеләп үтеләчәк

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Аның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00-дә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә «Рамазан Фест» дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана. Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар. Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итәчәк. Төп сәхнәдә чараны танылган ди-джей Айрат Заһриев алып барачак. Шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Моннан тыш, бәйрәм кунакларын сый-нигъмәтле табын көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*