tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Башкортстанда татар булып калу җиңел түгел»

«Башкортстанда татар булып калу җиңел түгел»

Барлык Башкортстан татарлары исеменнән әйтәсем килә: безне барыбызны да башкорт итәргә тырышалар, көчләп яздыралар, бу дөрес әйбер түгел. Бу дөнья кая барыр, дип уйлап куям. Шушы әйбер гарьләндерә. Безнең хәлләр күңелле түгел. Бер әйбер дә эшләп булмый. Үзебезчә халыкка аңлатырга тырышабыз инде.

Татарның йөрәгендә татарлык булмаса, аны җанисәптә болай гына күндереп булмый. «Татар дип язылам», — дип әйтә ул. Ә җанисәптә кем булып язылганын белеп булмый. Татар булып туып, татар булып яшәп, татар булып үләргә язсын. Минем девизым шундый. Татар булып туып, башкорт булып үлү — дөрес түгел.

Безнең районда мари, рус, татарлар яши. Татарлар 26 процент тәшкил итә. Татар сөйләме сирәк ишетелә, гел русча сөйләшәләр. Мәктәптә дә гел русча укыталар. Олы, урта буын, Аллага шөкер, татарча сөйләшә. Өч улым, оныкларым бар — барысы да татарча аралашалар. Алар Уфада туып үсте, без һәрчак өйдә татарча сөйләштек. Әткәй-әнкәй дә: «Балаларыгызны русча өйрәтмәгез, барыбер белә алар», — дип әйтеп торды.

«Милләтебезнең теле алга таба камилләшерме, милләттәшләребез татар моңы белән җырлый алырмы?» — дигән сораулар бирәләр. Русча сөйләшеп, минем белән татарча җырларга килүчеләр бар, мин аларга: «Башта татарча сөйләшергә өйрәнегез, аннан соң гына моң турында сүз алып барып була. Тел белмәсәң, моң булмый.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*