tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татар яшьләре татар телен һәм әдәбиятен өйрәнә
Сургут татар яшьләре татар телен һәм әдәбиятен өйрәнә

Сургут татар яшьләре татар телен һәм әдәбиятен өйрәнә

Сургут татар яшьләре “Хәзинә” түгәрәгенә җыелды. Татар телен үзләштерүдән тыш, алар биредә татар әдәбиятын да өйрәнәчәкләр. Мәсәлән, кичә Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен укып, анализ ясадылар. Татар телен өйрәнүчеләр күңеленә бу шигырь шулкадәр тәэсир иткән, Казахстан кызы Суесинова Баян үз иленә багышлап, төнлә шигырь язган..

Баян Казахстаннан булса да, татар телен белә. Тормыш иптәше татар. Дуслар! Мәхәббәт, иреңне ярату, аңа хөрмәт менә кешедә ничек була! Иргә хөрмәт, милләтебезгә хөрмәт. Баянның татар телен тирәнтен өйрәнәсе килә. Узган ел “Татарча диктант” акциясендә дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*