tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Башкортстанда туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Башкортстанда туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Башкортстанның Чакмагыш районы Тайняш авылы мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте.

Мәктәпләрдә туган тел укытуны саклап калу, халкыбызның олы мирасын киләсе буынга җиткерү мәсьәләсе, әхлак-әдәп күренешләре бик уйландырган чорда укытучыларның бергә җыелып фикерләшүе бик әһәмиятле. Укытучылар иң элек заман таләпләренә җавап бирә торган, методик яктан да, тәрбияви яктан яхшы уйланылган дәрес карады. Республика күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсларында берничә тапкыр катнашып, осталыгын, белемен күтәргән, 30 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучы Любовь Сөләйманованың әйтер сүзләре дә, күрсәтер эшләре дә җитәрлек.

“Герой” колхозын берләштергән өч авыл халкыбызга дүрт язучы, бер Советлар Союзы Герое, тыныч көннәрдә хәрби хезмәт вакытында су асты көймәсендә янгында иптәшләрен коткаруда күрсәткән фидакарьлеге өчен Вьетнам Республикасы Халык Герое исеменә лаек булган батырны биргән төбәк ул. Мәктәп музеенда укучылар шулар хакында эчтәлекле итеп сөйләп, килгән кунакларны сәламләде. Шулай ук укучылар күп тармакларда намус белән эшләгән шәхесләр, укытучылар, үткән гасырның 60нчы елларындагы йорт кирәк-яраклары, солдат хатлары турында һәм башка истәлекләр белән таныштырды.“Балачак иленә сәяхәт” музыкаль композициясендә укучылар яраткан язучыларыбыз-шагыйрьләребезнең – Г. Тукай, А. Алиш, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин шигырьләрен, җырларын башкарып, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше дә җанлы булды. Тәкъдим ителгән дәрес белән кичәнең уңай, фәһемле якларын барлаганнан соң, Балтач урта мәктәбе укытучысы Айгөл Деникаева осталык дәресе күрсәтте.Укытучыларның эшен активлаштыру, алда торган имтиханнарны оештыру, аттестация мәсьәләләре дә каралды.Район мәгариф бүлегенең ана телләрен укытуны оештыручы методисты Халидә Вәлиева Имәнлекул, Иске Калмаш, Үрнәк авыллары мәктәпләренең районда гына түгел, республика күләмендә дә уңышларга ирешкән укучылары булуын атап китте.

Район укытучылары алдында зур бурычлар тора: ата-аналар белән эшләү, балага белем-тәрбия бирү, ана теленең ролен аңлату, һәр чарада актив булу, заман таләпләрен өйрәнү, киләчәк өчен әхлаклы балалар тәрбияләү. Үз телен, халкының үткәнен белгән кеше генә башкаларны хөрмәт итә, шундыйлар гына ныклы, бәхетле гаилә кора. Гаиләләр нык булган дәүләтебез генә көчле булачак.

Гөлүзә Гаскәрова

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*