tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазанның ун көнен мөфти игътикафта үткәрәчәк
Рамазанның ун көнен мөфти игътикафта үткәрәчәк

Рамазанның ун көнен мөфти игътикафта үткәрәчәк

Изге Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрәчәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча Рамазан аеның ахыргы ун көнендə ир-атларга бер тəүлек булса да мəчеттə кунып, хатын-кызларга өйлəрендəге намаз укый торган җирлəрендə игътикаф кылу тиеш. Игътикаф кылучы ирлəр мəчеттə ашыйлар, эчəлəр һəм йоклыйлар. Аларга бəдрəфкə бару, тəһарəт алу кебек мəчеттə кылу мөмкин булмаган эшлəр һəм аш-су алып килү өчен генə мəчеттəн чыгу рөхсəт ителə. Əгəр сəбəпсез дөнья эше өчен мəчеттəн чыгып, алты сəгать вакытын читтə үткəрсə, игътикафы бозыла.Игътикафтагы кешелəргə хатыннарының тəннəренə кул тидерүе хəрам санала. Əгəр алар мəчеттəн чыккан вакытларында якынлык кылсалар, игътикяфлары бозыла. Игътикафтагы кешелəр мəчеттə намаз һəм Коръəн укый, гыйлем өйрəтə һəм өйрəнə, зекер һəм тəсбих əйтə, китаплар укып, дини мəсьəлəлəр турында сөйлəшеп утыра. Аларга мəчеттə дөнья эшлəрен башкару һəм дөнья мəшəкатьлəре турында сөйлəшү мəкруһ санала.Ункөнлекнең аеруча зур фазыйләте булып Кадер кичәсе тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикафка 4 июньдә кояш баегач керде һәм Рамазан ае тәмамлангач чыгачак.15 июньдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәменең гает-намазында катнашачак.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*