tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Вәсилә Фәттәховага багышланган яңа китап тәкъдим ителде
Башкортстанда Вәсилә Фәттәховага багышланган яңа китап тәкъдим ителде

Башкортстанда Вәсилә Фәттәховага багышланган яңа китап тәкъдим ителде

Бу көннәрдә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, берничә китап авторы Хәнис Хаҗимовның популяр җырчы, яшьли арабыздан киткән Вәсилә Фәттаховага багышланган яңа китабын тәкъдим иттеләр.

Башкортстанның Балтач районы иҗат сөючеләре үзәк район китапханәсенә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы, бик яшьли арабыздан киткән моң иясе Вәсилә Фәттәхованың якты истәлегенә «Мәңге онытылмас моңлы сандугач» дигән кичәгә җыелды.

Кичә Иске Балтач авылындагы Җәмигъ мәчетләре имам-хатиблары Рәфис Шәйхәйдәров һәм Филүс Камелтдиновның җырчы рухына Корьән аятьләре һәм догалар укуыннан башланды.

Популяр җырчының якты күңеле, кеше җанлы, иманлы, олы йөрәкле кеше булуы турында аның туганнары, якыннары, иҗатташ дуслары, курсташлары, үзен якыннан белгән кешеләрнең җылы истәлекләрен туплаган җыентык дөнья күрде.

Чарада Вәсилә Фәттәхова репетруарыннан җырлар яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре чарага эстрадабызның якты йолдызының иҗатын сурәтләгән китап күргәзмәсе әзерләде.

2016 елның 26 гыйнварында нибары 36 яшендә арабыздан киткән кабатланмас моң иясе Вәсилә Фәттәховага быел 31 декабрьдә 40 яшь тулыр иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*