tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Төмәнәк тарихи-мәдәни үзәге Татарстаннан кунаклар кабул итте
Башкортстанның Төмәнәк тарихи-мәдәни үзәге Татарстаннан кунаклар кабул итте

Башкортстанның Төмәнәк тарихи-мәдәни үзәге Татарстаннан кунаклар кабул итте

Әлеге үзәк үз ишекләрен 2017 нче елда ача. Аны милләтпәрвәр, эшмәкәр Фәнир Галимов шәхси акчасына төзетә. Бирегә 6 яшьтән 90 яшькәчә, балалар да, өлкәннәр дә йөри. Үзәктә якшәмбе мәктәбендә туган телебезне өйрәнәләр, җыр-бию түгәрәкләренә йөриләр. Китап сөючеләргә китапханә һәм музей бар.

Үзәккә йөрүче балалар Татарстаннан килгән кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев белдергәнчә, бу үзенчәлекле үзәк. Фәнир Галимов аның барлык чыгымнарын үзе күтәрә. Түгәрәкләргә эшләү өчен мөмкинлекләр тудыра. Ул – үрнәк шәхес. Биредә түгәрәккә йөрүче балалар белән берлектә хезмәткәрләр айга 3-4 чара оештыра. Бүген дә кунаклар белән бергә бик кызыклы уеннар оештырдылар. Быел үзәк каршында бөек шагыйребез Г. Тукайга бюст та ачылды. Кунаклар аңа чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, 28 нче августта Башкортстандагы Ает авылында, төзекләндерүдән соң, бөек шагыйребез Фатих Кәрим музее ачыла. Шул чарада катнашу өчен Татарстаннан бер төркем язучылар, артистлар һәм журналистлар килде. Музейны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*