tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар өчен тагын бер ярыш
Батырлар өчен тагын бер ярыш

Батырлар өчен тагын бер ярыш

Быелгы “Кыр көне” авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле кешеләргә генә түгел, шәһәрлеләр өчен дә кызыклы булачак. Чара 6-9 июль көннәрендә “Казан-Экспо” күргәзмәләр үзәге тирәсендәге территориядә узачак.

Россия күләмендә уздырыла торган “Кыр көне” кысаларында программага көрәш ярышлары да кертелгән.

“Кыр көне” көрәш ярышлары да 6-8 июль көннәрендә узачак. 6-7 июль көннәрендә ир-егетләр арасында 70, 85, 100 кг.га кадәр һәм аннан да авыррак үлчәүдә үтәчәк.

Ә 8 июльдә 16-18 яшьлек егетләр арасында 60, 70, 80 кг.га кадәр һәм авыр үлчәүләрдә көрәш узачак. Бәйге 6 июльдә 12.00дә башланачак, дип хәбәр итте безгә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров. Көрәш бәйгесендә җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Керү ирекле. Көрәш ярышларының баш хөкемдары – Марат Әхмәдиев.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*