tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар онытылмый: Яңа Чүтедә хәтер тактасы куелды
Батырлар онытылмый: Яңа Чүтедә хәтер тактасы куелды

Батырлар онытылмый: Яңа Чүтедә хәтер тактасы куелды

Шушы көннәрдә Яңа Чүте авылында Әфган сугышы ветераны Ханов Илфат Миннеҗәвид улы истәлегенә хәтер тактасы ачу тантанасы булды. Анда аның хәрби дуслары, авылдашлары, район җитәкчеләре, гаиләсе һәм туганнары катнашты.

– Хөрмәтле ветераннар, Яңа Чүте авылында яшәүчеләр, без бүген Әфган сугышы ветераны Илфат Ханов истәлегенә хәтер тактасы ачарга җыелдык. Хәрби буларак, Илфат 1984 елда яз көне РФ кораллы көчләренә алынды. Уку үтте. Аннан соң торбалар үткәрү бүлеге командиры буларак хезмәт юлын дәвам итте, – дип сөйләде районның хәрби комиссары Илшат Халитов. – Чарада катнашучы яшьләргә бераз аңлатып үтәсем килә, ни өчен торба үткәргеч бүлеге икәнен. Әфганстанның бөтен урыннарында да торба юллары үтә иде. Шул торбалардан ягулык һәм су юллары барды. Һәм бу торба – юлларны гел шартлатып, зыян китереп тордылар. Ә Илфат ут эчендә булса да, шул торбаларның төзеклеге өчен көрәште. Кызганычка каршы, аның гомере иртә өзелде. Бүген без аны искә алу өчен җыелдык. Киләсе буыннар да белеп үссен иде. Менә без кечкенә вакытта сугышлар кичкән геройларның капкасында кечкенә кызыл йолдыз беркетәләр һәм язулы такталар эленеп тора иде. Бүген дә балалар күреп, белеп үссеннәр. Бу йортта Әфган сугышы ветераны туды, үсте һәм яшәде. Кызганычка каршы илдә әле дә сугыш бара. Без сугыш ветераннарының балалары һәм оныклары истәлегенә дә хәтер такталары урнаштырабыз. Тиздән тынычлык урнашыр дип ышанабыз. Без Илфатның туганнарына сабырлык телибез, Илфатны без бүгенгедәй хәтерлибез.

– Якыннарыбыз бүген дә ил тынычлыгы өчен көрәшә. Райондашларыбызның исән-имин кайтуларын телибез. Саимә апа, сез чын герой үстергәнсез, көч куйгансыз. Әлбәттә, сүз белән аңлатып булмаслык авыр икәнен аңлыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте Илфат Хановның якыннарына район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин. – Сезгә, туганнарыгызга сабырлык.

– Геройлар онытыларга тиеш түгел. Авыл җирлегендә инде дүртенче егетезне искә алабыз, – диде Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов.

– Рәхмәт шулай җыелып килгәнегез өчен, – дип сүз алды күз яшьләре аша Илфат Миннеҗәвид улының бертуган апасы Рәфия Ханова. – Апаебыз Әфган сугышын тулысынча үтте. Авыр сугыш. Сөйләгән истәлекләре күп. Ул гади иде. Сугышчан дуслары арасында аны “Хәйләкәр татар” дип йөрткәннәр. Укыган вакытта да, эшләгән вакытта да батыр, курку белмәс иде ул.

Чара барышында Әфган сугышы ветераны турында истәлекләр дә яңарды.

Чыганак: bavly-tat.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*